Яраткан гимназиям

Гимназия үзенең эшчәнлеген 1991 нче елның 1 нче сентябрендә нефть регионының иң беренче инновацион милли белем бирү оешмаларының берсе буларак башлап җибәрде. Аның беренче директоры – Шакиров Ядкәр Габдулла улы. Мәктәпнең биш еллыгы уңаеннан “Татнефть” оешмасы 1996 нчы елның 1 нче сентябренә аңа Ленин урамы 124 нче йортта урнашкан, 700 укучыны сыйдыра алган зур яңа бина бүләк итте. Бүгенге көндә гимназия шушы адрес буенча урнашкан.

Гимназиягә Риза Фәхреддин исеме 1996 нчы елның ноябрь аенда Мәгариф Министрлыгы рөхсәтеннән бирелде. Ә 1999 нчы елның 17 нче гыйнварында, Риза Фәхреддиннең 140 яшьлек юбилее уңаеннан гимназиядә аңа багышланган музей ачылды. Гимназиядә 1037 укучы белем ала, аларны 58 укытучы укыта. Мәктәптә ике телле белем бирү алып барыла (татар һәм рус телләре). Аның директоры – Валиуллина Фирүзә Җәвит кызы.

Гимназия кысаларында музыка мәктәбе, “Ялкын” бию ансамбле һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен “Тамчыкай” лагере эшләп килә.

Гимназиядә түбәндәгеләр бар:

  • 53 белем бирү кабинеты
  • Музыка, рәсем ясау белән шөгыльләнү өчен махсус кабинетлар
  • Китапханә һәм уку залы
  • Актлар һәм хореография заллары
  • Лицензияләнгән медицина кабинеты (шул исәптән стоматология бүлмәсе дә)
  • Кызлар һәм малайлар өчен хезмәт белән шөгыльләнер өчен 2 махсус остаханә
  • 2 спорт залы,спорт мәйданчыклары,400 м йөгерү юлы булган стадион
  • Йөзү бассейны
  • Музей
  • Һәрбер кабинетта да компьютерлар һәм презентация карау әчен махсус җиһазлар

21 нче гасырда Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең төп миссиясе – рухи-мәдәни традицияләргә, халык педагогикасына нигезләнеп, милли үзаң тәрбияләү, зыялы татар шәхесләрен үстерү. Гимназия – милли-мәдәни белем бирү җирлеге буларак шәхесне төрле яклап иҗади үстерүче этнопедагогика һәм тәрбия үзәге.