Почмаклар

Укучылар яратып башкара торган алымнарның берсе — Почмаклар. Дәрес темасы буенча Почмаклар өчен төрле материаллар — мәкальләр, канатлы сүзләр, рәсемнәр — кулланырга мөмкин. Укучыларны Почмакларга теләк буенча, яисә карточкалар буенча юнәлтергә мөмкин. Ә Почмакларда оешкан төркемнәрдән нинди биремнәр, җаваплар алырга теләү — укытучы фантазиясенә бәйле.

«Яфрак» алымы

«Яфрак» алымын дәреснең төрле этабында кулланып була. Укучыларга яфраклар таратыла, алар укытучы билгеләгән тема буенча үз фикерләрен бер сүз, сүзтезмә яки гади җөмлә аша белдерәләр. Укытучы тактага агач кәүсәсе ясый, теманы яза, укучылар үз яфракларын тактага эләләр (рәсемнәрдә Сез әлеге алымны кулланып башкарылган «Алмашлык» моделен һәм Сабантуй бәйрәме турында укучыларның фикерләрен күрәсез).