Әлмәтем

Әлмәт — Татарстан шәһәре, Әлмәт районы үзәге. Кама буе, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы сөзәклектә, Зәйелгасының (Кама кушылдыгы) сул як ярында, Әлмәт тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 16 километрда, Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 279 километр ераклыкта урнашкан. Автоюлларның эре төене. Шәһәрдән 10 километр читтә – БөгелмәЯр ЧаллыӘгерҗе тимер юлы. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.

Халкы 159 000 кеше тәшкил итә. Әлмәт – Татарстанның эре нефть сәнәгате үзәге (Ромашкино нефть һәм газ ятмалары чыганагы). Әлмәт – «Дуслык» магистраль нефтьүткәргеченең,НижгарПиремСамар һәм башка нефтьүткәргечләрнең башлангыч пункты.

Әлмәт шәһәре Әлмәт авылы нигезендә барлыкка килә. Әлмәт авылы, «Әлмәт энциклопедиясе» хезмәткәрләре тикшеренүләренә караганда, 1720 елданигезләнгән. 1930 елдан Әлмәт авылы — Әлмәт районының үзәге. Нефть чыгу белән бәйләнешле рәвештә, 1952 елның март аеннан ул шәһәр тибындагы бистәгә (поселок) әверелә, 1953 елның ноябрь аеннан исә шәһәр статусын ала.

  • Әлмәтнең таныклы шәхесләре

Ризаэддин Фәхреддин

Фатих Кәрими

Клара Булатова

Гариф Ахунов

  • Әлмәт театры

Әлмәт татар театры 1944 нче елда колхоз-совхоз театры буларак ачыла, 1951 нче елдан аңа  драма театры исеме бирелә, 1985нче елга кадәр ул күчмә театр булып эшли.

1944 елның 3 февралендә Әлмәт район башкарма комитеты Әлмәттә театр булдыру турында карар чыгара. Бу карар нигезендә Татарстан Министрлар Советы шул елның 20 нче мартында Әлмәт профессиональ театрын оештыра.

«Балакаем» спектаклен сәхнәгә куйган өчен театрның иҗат коллективы Муса Җәлил премиясенә лаек була (2011).

«Тантана» премиясе лауреаты. Театр труппасында ТРның халык, РФнең атказанган артисты К. Вәлиев, ТРның халык, Башкортстанның атказанган артистлары Ф. Зарипов, Р. Салихова, ТРның халык артисты Л. Солтанова, ТРның атказанган артистлары Р. Минханов, С. Минханова, Р. Таһиров, Р. Фәйзуллина, Х. Фәйзуллин, И. Мөхәммәтов, Д. Әбүнәгыймова, Н. Исмәгыйлева, Н. Нәҗипова, артистлар А. Харисова, Н. Галләмов , Ф.Сибгатуллин, З. Халикова, Ф. Бикморатова һ.б. эшли; төрле елларда баш режиссёрлар: З. Туишева, К. Вәлиев; 2005 тән — Г. Каюмов.

Баштагы чорда мәдәният йортында урнаша, 1973 тә театрга яңа спектакльләр әзерләү өчен аерым эш бинасы бирелә, 1985тә мәдәният йорты бинасы театр өчен үзгәртеп җиһазландырыла.

Быел Әлмәт театры үзенең 73 нче сезонын гөрләтеп уйный.

Миннән сезгә кечкенә генә бонус : Әлмәт театры репертуарыннан мин киңәш иткән иң шәп 5 спектакль :

  1. “Диләфрүзгә дүрт кияү” ( Т.Миңнуллин )
  2. “Кыю кызлар” ( Т.Гыйззәт )
  3. “Кар астында кайнар чишмә” ( М.Гыйләҗев )
  4. “Яшь йөрәкләр” ( Ф.Бурнаш )
  5. “Амазонка” ( И.Зәйниев )